Бәйрәм уңаеннан Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында белгечләр үз карамагындагыларны сөендерергә булдылар һәм Әниләр өчен матурлык көне оештырырдылар.
«Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт үзенчәлекле урын булып тора. Бу учреждениедә калган хатын-кызлар да – әниләр, әбиләр. Алар янында балалары юк, шуңа күрә без аларга күңел җылысын бүләк итәргә, кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтергә тырышабыз», – диләр социаль эш буенча белгечләр.
Бәйрәм чарасы кысаларында әбиләргә чәчләрне кисү һәм буяу, прическа ясау, бит һәм кулларны карау, макияж ясау процедураларын тәкъдим иттеләр. Әбиләр шунда ук үзгәрде, ә йөзләре бәхеттән балкыды. Матурлык көне истәлеге итеп фотосессия дә оештырдылар.