«Салават күпере» комплекслы үзәгендә балаларга хезмәт тәрбиясе бирү

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Бөгелмә районы «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Тегү эше» хезмәт тернәкләндерү кабинеты базасында «Бер җөй, ике җөй» түгәрәге эшли. Түгәрәкнең максаты булып балигъ булмаганнарда хезмәткә уңай караш формалаштыру, үзләре өчен файдалы шөгыль табу, коммуникатив күнекмәләрне арттыру тора.

Шушы көннәрдә түгәрәктә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәт алучылары белән чираттагы дәрес узды. Әниләр көне уңаеннан чарада катнашучылар үзләренең якыннарына бүләк итеп кайнар әйбер тоткычы ясадылар. Түгәрәкнең кураторы Елена Крутякова җитәкчелегендә балалар үз эшләнмәләре өчен туры килә торган тукыма, тегү өчен тасмалар сайладылар. Эшләр матур һәм пөхтә килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International