Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучылары мастер-класста катнаштылар. Көндезге бүлектә хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә тернәкләнүчеләр кулдан массажер ясарга өйрәнделәр.
Чара башында Сафия Ганиева катнашучыларга кул һәм инструменталь массажның файдасы һәм дәвалау үзенчәлекләре турында сөйләде. Соңыннан белгеч социаль хезмәт алучыларны төрле кул массажерлары белән таныштырды һәм үз куллары белән капчыктан иң гади массажер ясарга тәкъдим итте.
Чарада биш кеше катнашты. Алар барысы да үз эшләреннән канәгать калдылар.