Яшел Үзән шәһәре Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча эшсезләр арасыннан 12 кеше «Электрон санау машинасы операторы» программасы буенча укырга кереште.
Укулар «Квалификация үсеше төбәк агентлыгы» АКБОның Яшел Үзән филиалы базасында уза. Укыту программасы кысаларында курсларны тыңлаучылар предприятиенең барлык офис программаларында һәм махсус кушымталарында эшләргә өйрәнәчәкләр, «1С: сәүдә белән идарә итү» программасы белән эшләү күнекмәләрен алачаклар.