«Шәфкать» үзәге каршындагы Карау һәм тернәкләндерү мәктәбендә онлайн-дәрес үткәрелде

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында «Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү мөмкинлекләре чикле кешеләрне карау» темасына онлайн-дәрес оештырдылар. Чараны өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Нәзлия Маннапова һәм психолог Альбина Сәйфуллина үткәрде.

Карау мәктәбе тыңлаучыларына гигиена процедуралары үткәрүнең төп принципларын аңлаттылар, караватта ятучы кешене ничек юындырырга кирәклеге турында җентекләп сөйләделәр. Комплекслы үзәк белгече процедураларны үтәү алгоритмы белән презентация әзерләде, шулай ук әлеге манипуляцияләрне уздыруны җиңеләйтә торган заманча җайланмалар турында сөйләде.

Дәрес ахырында Нәзлия Маннапова тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде һәм өлкән яшьтәге кешеләрне дөрес карау буенча киңәшләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International