Тернәкләндерү үзәкләре белгечләре Войта-терапияне гамәли куллану күнекмәләрен камилләштерәләр

30 ноябрь 2020 ел., дүшәмбе

«Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм күрсәтү» дәүләт программасының 2019-2020 елларга «Инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны, комплекслы реабилитацияләү һәм абилитацияләү системасын формалаштыру» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы квалификация күтәрү курсы уңышлы тәмамланды.

16 ноябрьдән 25нә кадәр мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен биш тернәкләндерү үзәге белгечләре «Войта-терапия методикасы» программасы буенча Халыкара медицина реабилитациясе академиясендә укуларын дәвам иттеләр. Укытучы булып физиотерапия магистры, Войта методикасы буенча сертификацияләнгән терапевт Алинә Войчеховская чыгыш ясады.

Курсның максаты – тыңлаучыларда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүнең гамәли күнекмәләрен формалаштыру, балаларның моторлы үсешен яхшырту максатларында дәвалау программасында Войта-терапия алымнарын үзләштерү.

Уку барышында Войта-терапиянең инновацион һәм чит ил технологияләре тәкъдим ителде, соматик патологияне дәвалау өчен балалар белән эшләгәндә клиник мисаллар тикшерелде, шулай ук билгеле бер авыруларда (сколиоз, балалар церебраль параличе, спиналь мускул атрофиясе һ.б.) терапияне куллану мисаллары каралды.

Тыңлаучылар курсның югары практик әһәмиятен билгеләп үттеләр һәм аның ахырында квалификация күтәрү турында таныклыклар алдылар.

Фотода: Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгече Г.И. Шакирҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International