«Шатлык» үзәгендә «Развивайка» клубында катнашучылар өчен бәйрәм чарасы узды

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен «Развивайка» клубы эшчәнлеге кысаларында социаль технологияне гамәлгә ашыру дәвам итә.

24 ноябрь көнне үзәк психологы һәм «Profistail» отряды волонтерлары клубта катнашучылар өчен Әниләр көненә багышланган төркемле дәрес оештырдылар. Әлеге чара бергә вакыт уздыру юлы белән балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә, эмоциональ киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән иде.

Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре белән эшләүдә психологлар төрле ысуллар һәм техникалар кулланалар. Мәсәлән, арт-терапия элементлары эмоциональ контакт урнаштырырга, балаларны коллективка берләштерергә, эмоциональ киеренкелекне бетерергә, хәтер, сөйләм, моторика үсешенә ярдәм итә.

Волонтерлар балаларны һәм өлкәннәрне бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар. Балалар әниләренә ягымлы һәм мактау сүзләре сөйләделәр, алар өчен үз куллары белән открыткалар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International