26 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көненә багышланган чара узды. Анда 27 инвалид бала һәм 11 ата-ана катнашты.
Музыка җитәкчесе Е. Н. Гиниатуллина һәм тәрбияче Л. В. Полуэктова залда бәйрәм атмосферасы булдырырга булышты.
Балалар үз әниләрен алдан әзерләнгән шигырьләр белән котладылар. «Әнине киендер», «Әнинең ярдәмчеләре» дигән мавыктыргыч уеннар балаларга да, әниләргә дә бәхетле минутлар бүләк иттеләр. Шулай ук балалар «Һәркемнең үз әнисе» дигән җырга дәртле бию башкардылар, ул барлык бәйрәм кунакларын сөендерде.