ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган «Cоциаль приютның иң яхшы тәрбиячесе» республика конкурсының финалы кысаларында Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Өч аю» дигән чара узды.
Ачык дәресне тәрбияче Оксана Данилова үткәрде, ул конкурс призерлары арасына керде. Жюри игътибарына «Үзебез әкият уйлап табабыз» түгәрәк эшчәнлегенең инновацион программасы буенча мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен коррекция-үсеш бирә торган дәрес үткәрү методикасы тәкъдим ителде. Биредә балалар әкият сюжетын мөстәкыйль шәрехләү мөмкинлеге алалар.
Педагог тарафыннан кулланыла торган алымнарның төрлелеге балаларда сөйләм күнекмәләрен һәм фантазияләрен нәтиҗәле үстерергә, әйләнә-тирә дөньяның тулы картинасын формалаштырырга мөмкинлек бирә.