Балигъ булмаганнарның хокукый грамоталылыгын, хокукый аңын һәм шәхси куркынычсызлыгын үстерү буенча эш программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Наталия Кудряшова «Бала хокуклары һәм бурычлары» дигән чираттагы дәрес үткәрде. Ул уен-викторина форматында узды.
Чараның максатлары хокукый белемнәр, башкаларның хокукларына уңай мөнәсәбәт һәм үз гамәлләрең өчен җаваплылыкны аңлау формалаштыру, РФ Конституциясе белән танышу, гражданлык бурычы һәм җаваплылык хисе тәрбияләү иде.
Яшүсмерләр зур кызыксыну белән «Җөмләне тәмамла» уен-конкурсында катнаштылар, Россиянең дәүләт символлары турында сөйләштеләр, илдәге төп дәүләт бәйрәмнәрен искә төшерделәр.