Алабуга интернат-йортында мотивлаштыру чаралары уза

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Старость в радость» Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган онлайн-конференциядә катнаштылар.

Беренче чара барышында алар «Тере су» гөслә ансамблендә катнашучылар белән очраштылар. Гөсләдә уйнаучы Егор Стрельников бу инструментның төрләре, тылсымлылыгы һәм аның яңгыравының күптөрлелеге турында сөйләде. Өлкән кешеләр М. Ю. Лермонтовның «Казак бишек җыры»н, шигырьләр, такмаклар тыңладылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Икенче конференция барышында «Йөрәктән йөрәккә» концерт программасы белән «Таусень» халык фольклор ансамбле, «Россиянка» рус җыры вокаль ансамбле, шулай ук балалар музыка мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады. Биредә яшәүчеләр музыкаль номерларны карап кына калмадылар, «Бу нинди җыр?» дигән викторинада да актив катнаштылар.

Мондый очрашулар өлкәннәрне тормыш активлыгына этәрә, күзаллауларын киңәйтә, уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф бүләк итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International