«Здравушка»да тәрбияләнүчеләр ТР Конституциясе турында викторина сорауларына җавап бирделәр

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Балаларга һәм ата-аналарга Татарстан Республикасы Конституциясенең төп нигезләмәләре турында» дигән дәрес узды.

Чараның максаты: тәрбияләнүчеләрнең Татарстан Республикасы Конституциясенең асылы һәм әһәмияте, гражданинның хокуклары һәм ирекләре турында күзаллауларын киңәйтү, гражданлык, үз ватаныңа карата мәхәббәт һәм хөрмәт формалаштыру, хокукый культура, ватанпәрвәрлек һәм гражданлык үзаңын үстерү.

Балалар Татарстан Республикасы Конституциясенең барлыкка килү тарихы, гражданнарның төп хокуклары һәм бурычлары турында белделәр. Шулай ук тәрбияләнүчеләр викторинада катнаштылар, аның барышында тематик сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International