1-10 декабрьдә «Мир» кинотеатрында Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар узачак. Декада дәвамында төрле яшьтәге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә бушлай фильмнар һәм мультфильмнар күрсәтеләчәк, кинотеатр буенча экскурсияләр, концерт программасы һәм кино төшерү төркеме белән иҗади очрашу оештырылачак. Барлык чаралар 12.00 сәгатьтә башлана.
Инвалидлар декадасы 1 декабрьдә «Балкыш» конкурсы дипломаты һәм «Ишегалды тавышы» программасында катнашучы Ольга Камалеева, халыкара конкурслар лауреаты София Сякаева һәм «НеЗаМи» музыкаль ансамбле чыгышлары белән ачыла. Аннары экранда «Үрнең төбеннән» фильмы күрсәтеләчәк. Бу – аяксыз калган яшь тау чаңгычысы турында Россия спорт драмасы. Тамашачылар бу фильмны шулай ук 2, 3 һәм 4 декабрь көннәрендә карый алачак.
5 декабрьдә 10.00 сәгатьтә татарстанлылар Фәрит Дәүләтшинның «Инсаф» фильмын караячак. Шул ук көнне, 12.00 сәгатьтә, Наталья Топалның «Бәхетле булыгыз!» фильмын күрсәтү планлаштырыла һәм фильм геройлары, төшерү төркеме белән иҗади очрашу көтелә.
Балаларга исәпләнгән аерым программа 6 декабрьдә оештырылачак. Бу көнне экскурсия узачак, аның барышында дөньяда кинематографның барлыкка килүе турында сөйләячәкләр, аерым алганда, Казанда Совет районында киноиндустрия оешуның 95 еллыгына әзерләнгән экспозицияне күрсәтәчәкләр. Балалар шулай ук иске кинотехника һәм кинопленка үрнәкләрен күрәчәкләр, киноаппарат булмәсен караячаклар, анда киномеханик хәзерге вакытта һәм совет чорындагы киномеханикларның хезмәт үзенчәлекләре турында сөйләячәк, пленка һәм цифрлы кинопроекторларда фильм күрсәтү процессын күрсәтәчәк. Программа «Песиләрнең качуы» мультфильмын күрсәтү белән тәмамланачак.
7 декабрьдә кунакларга «Вакытлы кыенлыклар» фильмы күрсәтеләчәк. Ул тумыштан авырган герой турында сөйли. Картинаны шулай ук 8, 9 һәм 10 декабрьдә күрергә мөмкин булачак.
«Мир» кинотеатры җитәкчесе Ольга Архипова сүзләренә караганда, Россия кинематографиясе үзәгендә мондый чаралар сирәк күренеш түгел. «Мир» кинотеатры «Уңайлы мохит» дәүләт программасына керә, шуңа күрә киноны чикләүләргә карамастан теләгән һәркем карый ала. Безнең хезмәткәрләр һәрвакыт залда урнашырга булышырлар», – дип билгеләп үтте ул.
«ТатарКино ТР ДБМУ материаллары буенча