Балигъ булмаган казанлыларны энергияне саклау нигезләренә өйрәтәләр

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаганнарның хокукый культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән төркемле дәресләр циклы кысаларында «Энергияне сак тотуга – әйе!» дигән чара уздырды. Чараны оештыруда шулай ук халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең мәдәни оештыручысы да катнашты.

Балалар Халыкара энергия саклау көне ел саен ноябрь аенда билгеләп үтелүен белделәр. Аның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын энергияне контрольсез куллану проблемаларына җәлеп итү. Балигъ булмаган балалар презентация карадылар һәм көнкүреш техникасы, төрле гаджетлар барлыкка килүнең энергия куллану дәрәҗәсе артуга, табигый ресурслар бетүгә һәм әйләнә-тирә мохит пычрануга китерүен белделәр.

Аннары балалар «Энергия саклаучылар» эрудит-квестында катнаштылар. Очрашу «Экология синнән башлана» дигән тест белән тәмамланды.

Белгечләр фикеренчә, мондый дәресләр балигъ булмаганнарның игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына җәлеп итәргә, экологик яктан тотрыклы һәм куркынычсыз тормыш стиле тәрбияләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International