Ике елдан соң ТР Хезмәт министрлыгы түләүләрне проактив режимда исәпли башлый

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Якындагы ике елда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре социаль түләүләр һәм ташламалар билгеләгәндә проактив эш режимына күчәчәкләр. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казанда «Социаль өлкәдә коррупция куркынычлары» дигән темага дискуссия клубы утырышында хәбәр итте.

«Электрон ведомствоара хезмәттәшлек коррупцион рискларны җиңү өлешендә эшне гадиләштерде. Безнең бурыч – алга таба мәгълүматлаштыру, клиентлар белән эшләү, белгечләр һәм хезмәт алучылар арасында элемтәләрне чикләү. 2021-2022 елларга киләсе этап – проактив режим. Без ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегалары белән тыгыз эшлибез, республика күп кенә түләүләр һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләреннән башка социаль ярдәм күрсәтү буенча пилот булып тора», – диде ул.

Әйтик, алга таба гаиләдә бала туганда аның әти-әниләренә социаль пособиеләр алырга кая да булса барырга кирәкми. Әгәр гаилә аерым критерийларга эләгә икән, шунда ук тиешле түләү билгеләнәчәк. Хатын-кызлар декрет ялына чыкканда яки күп балалы гаиләләргә балалар өчен түләүләр автомат рәвештә билгеләнәчәк.

«Түләүләр мәгълүматлаштыру ярдәмендә исәпләнәчәк. Мондый актив схема чиктәш тармакларда мәгълүматлаштыру дәрәҗәсенә бәйле», – дип ассызыклады Эльмира Зарипова.

Спикер билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республикада социаль яклау мәсьәләләре белән 170 учреждение шөгыльләнә. Хезмәткәрләр саны 10 меңгә якын кеше тәшкил итә, шул исәптән 350 хезмәткәр социаль ташламалар һәм компенсацияләр бирә. Социаль тармак аша социаль түләүләргә һәм төрле компенсацияләргә юнәлдерелә торган бюджет чаралары уза, шуңа күрә хезмәткәрләр арасында коррупциягә каршы пропаганда һәм коррупцион куркынычларны кисәтү буенча эш алып барыла.

«Көн саен төрле түләүләр буенча 20 меңнән артык исәп-хисап ясала. Без яшь хезмәткәрләрне эшкә алабыз һәм боларның барысы да билгеле бер җаваплылык салганын аңлыйбыз. Шуңа күрә соңгы ун ел дәвамында түләүләрне яңадан исәпләүдән киттеләр, тармакны автоматлаштыру һәм цифрлаштыру юлыннан барабыз», – диде министр.

Республика халкына адреслы ярдәм 90нчы еллардан бирле мәгълүмати платформада төзелде. Бүген барлык социаль түләүләрнең 90% артыгы автоматлаштырылган режимда, гражданнарның социаль яклауга шәхси мөрәҗәгатьләреннән башка башкарыла. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре барлык ведомстволар белән ведомствоара автоматлаштырылган хезмәттәшлек урнаштырдылар, бу шулай ук коррупция куркынычларын булдырмаска ярдәм итә.

Бүген яшьләр дискуссия клубының өченче утырышында катнашучылар медицина һәм социаль өлкәдә коррупцион хокук бозулар мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чара Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында хокук бозуларны профилактикалау һәм яшьләр арасында коррупциягә каршы культураны формалаштыру мәсьәләләренә игътибарны арттыру максатларында узды. Аның эшендә Татарстан дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, мәгариф, яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Фото чыганагы: «Татар-информ» МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International