Зәй пенсионерлары азык-төлек җыелмасы рәвешендә хәйрия ярдәме алдылар

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутаты, парламентның түбән палатасында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Олег Морозов йөкләмәсе буенча чираттагы азык-төлек җыелмаларының партиясен коронавирус пандемиясе аркасында риск төркеменә кергән Зәй пенсионерларына тапшырдылар.

Мондый адреслы ярдәм социаль хезмәт алучылар өчен вакытлы һәм бик кирәкле булып чыкты. Хәзер, өлкән буын тирә-юньдәгеләрдән ерак торырга мәҗбүр булганда, ялгыз өлкәннәр аеруча ярдәмгә мохтаҗ. Алар янәшәсендә ярдәм итә алырлык туганнары һәм якыннары юк. Шуңа күрә битараф булмаган кешеләрнең ярдәме бәяләп бетергесез.

Зәй муниципаль районы социаль яклау бүлеге депутатка өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. «Уртак тырышлык нәтиҗәсендә безнең өлкәннәребез үзләрен ялгыз һәм онытылган итеп тоймый», – диләр тармак белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International