Менделеевскида Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе тыңлаучылары яңа белемнәр алалар

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

«Демография» милли проекты кысаларында республиканың Менделеевск муниципаль районында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы кертелә. Системаның юнәлешләренең берсе – Карау мәктәпләрен булдыру.

Бүген «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә чираттагы дәрес узды. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларны караучы туганнарын тернәкләндерү техник чараларын дөрес кулланырга өйрәттеләр. Алынган белем һәм күнекмәләр авырулар өчен җайлы шартлар тудырыга гына түгел, ә туганнарга карау процессын җиңеләйтергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International