Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен «Развивайка» клуб эшчәнлеге кысаларында социаль технологияләрне гамәлгә ашыру дәвам итә.
Клуб эшчәнлегенең төп максаты булып балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, эмоциональ контакт урнаштыру, балалар һәм ата-аналарны берләштерү, эмоциональ киеренкелекне бетерү тора.
Чираттагы дәрес Кыш Бабайның туган көненә багышланган иде. Балалар һәм өлкәннәр бәйрәмнең килеп чыгу тарихы һәм аның традицияләре белән таныштылар, табышмакларга җавап бирделәр, уеннар уйнадылар. Яраткан тылсымчыга бүләк итеп балалар һәм ата-аналар үз куллары белән открыткалар ясадылар һәм хат яздылар.
Дәрес ел фасылы буларак кыш турында белемнәрне ныгытуга, логик фикерләүне, иҗади карашны үстерүгә, игътибар һәм вак моториканы үстерүгә ярдәм итте.