20 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзия Хәйбулова социаль хезмәт алучылар катнашында мәдәни-ял чарасы үткәрде. Ул «Игелек, тынычлык һәм аңлау юлы» дип исемләнде.
Үзәк белгече катнашучыларны Бөтендөнья игелек көненең тарихы, традицияләре һәм символы белән таныштырды, реабилитантлар үз тормышларыннан игелекле гамәлләр мисаллары белән уртаклаштылар. Аннары катнашучылар Марк Твенның «Игелек – ул саңгырау ишетә ала торган һәм сукыр күрә ала торган нәрсә» сүзләренең мәгънәсе турында уйладылар. Чара табышмаклар, мәкальләр, әкиятләр, шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды.
Чарада 15 кеше катнашты.