«Умырзая» үзәгендә тәрбияләнүчеләр виртуаль экскурсиядә булдылар

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Минзәлә шәһәре буйлап виртуаль экскурсия оештырылды.

Стационар төркем балалары, учреждениедән чыкмыйча, шәһәрнең барлык истәлекле урыннарын күрделәр. Виртуаль экскурсиянең максаты – балаларны шәһәр белән таныштыру, аның тарихына кызыксыну уяту. Презентация карап, тәрбияче Л. Р. Мостафинаның хикәясен тыңлап, тәрбияләнүчеләр шәһәр тормышына чумдылар.

Экскурсия шәһәрнең танылган урыннары фотосурәтләреннән коллаж ясау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International