«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр республика рәсем конкурсында катнаштылар

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Кояшлы куян-2020» XI Республика энергияне сак тоту темасына балалар иҗат эшләре конкурсында катнаштылар. Конкурс энергетика ресурсларына сакчыл һәм җаваплы караш, балаларның иҗади активлыгын стимуллаштыруга юнәлтелгән.

Конкурста 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар катнашты. Иҗади ярыш нәтиҗәләре буенча «Татэнергосбыт» АҖ җитәкчесе Ф. З. Зәйнуллин приютта тәрбияләнүчеләргә актив катнашкан өчен рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International