Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы һәм педагогы социаль хезмәт алучылар белән өстәл уеннары кулланып дәрес үткәрделәр.
«Пәрәвез» – бәйле мөнәсәбәтләр турында терапия трансформация уены. Аның нигезендә бәйле мөнәсәбәтләрнең асылын чагылдыручы Карпманның драма өчпочмагы рольле моделе һәм «тэта-уен» методы ята. Уен барышында катнашучылар өчпочмакның һәр роле белән танышалар: корбан, коткаручы, эзәрлекләүче, аларның үз тормышларындагы чагылышларын күзәтәләр, үз-үзеңне тотуның яңа ысулларын өйрәнәләр, максатка ирешү юлларын эзлиләр, дустанә ярдәм алалар.
«Бәйлелек хәлендә кеше башка бер кешенең тормышына бәйле. Үз теләкләре һәм максатлары турында онытып, ул шәхси үсешен туктата», – ди белгечләр.