Алабуга интернат-йорты карамагындагылар япон стилендә коллаж ясарга өйрәнделәр

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар «Старость в радость» Хәйрия фонды оештырган чараларда актив катнашалар.

Бу юлы интернат-йорт карамагындагылар онлайн режимда иң гади материаллар: төсле кәгазь, газета, журналлар, фольга, клей, кайчы, ручкалар һәм фломастерлар – кулланып «Япон пейзажы» коллажын ясадылар. Нәтиҗәдә барысының да эшләре бик матур килеп чыкты.

Чара онлайн-концерт карау белән тәмамланды, анда волонтерлар һәм Клинцово психоневрологик интернатында хезмәт алучылар чыгыш ясады. Мондый очрашулар күп кенә уңай эмоцияләр, бердәмлек хисе бирә һәм актив тормыш позициясенә этәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International