Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең төп бурычы социаль куркыныч я авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә, балаларга һәм аерым гражданнарга, аларның тормыш шартларын яхшырту һәм (яки) аларның үз ихтыяҗларын мөстәкыйль тәэмин итәргә мөмкинлекләрен киңәйтү өчен, социаль хезмәтләр күрсәтү аша ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт.
Бүлек социаль-педагогик, социаль-хокукый, социаль-медицина, социаль-хезмәт, социаль-психологик һәм ашыгыч хезмәтләр күрсәтә.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү үз эченә өченче дәрәҗә тормыш эшчәнлеге чикләнгән инвалид балалар белән гаиләләргә социаль хезмәтләр күрсәтү эшчәнлеген ала.
Ярымстационар формада социаль хезмәт күрсәтү хезмәт алучыларның тормыш шартларын яхшырту максатларында, килеп туган хәлдән чыгу буенча аларга ярдәм күрсәтү юлы белән гамәлгә ашырыла. Гаиләләрне авыр хәлдән чыгару эшендә бүлек белгечләре профилактиканың барлык субъектлары белән хезмәттәшлек итәләр.
Бүлек белгечләренең бердәм эш нәтиҗәсендә гражданнар төрле индивидуаль һәм төркемле консультацияләр, социаль контракт рәвешендә дәүләт социаль ярдәме алалар, тернәкләндерү һәм профилактик программаларда катнашалар.
Лениногорск районында нинди дә булса ярдәмгә мохтаҗ яисә янәшәдә яшәүче гаиләләрдәге иминсезлек турында белүче кешеләр Лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 20 нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә алалар. Белешмәләр өчен телефон: 8 (855595) 5-48-74.