Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Татнефть» ГАҖ инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган ипповенция буенча уникаль инклюзив проектның катнашучысы булды.
«Ипповенциянең асылы - атларга атланмыйча, алар белән турыдан-туры аралашу һәм имин аралашудан гыйбарәт», - дип сөйли Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының директоры Наталья Каримова.
Ипповенциянең тәэсире психоэмоциональ халәтнең яхшыруында, стрессның кимүендә һәм уңай эмоцияләр алуда чагыла, бу аеруча өлкән яшьтә мөһим.
«Татнефть» вәкилләре бу проект турында сөйләгәч һәм безнең учреждениегә аның катнашучысы булырга тәкъдим иткәч, без зур шатлык белән риза булдык. Озак көтәргә туры килмәде, һәм менә атлар безнең кунакта инде», - дип билгеләп үтә Наталья Каримова.
Учреждение директоры билгеләп үткәнчә, чара барлык яшәүчеләрдә, аеруча аз хәрәкәтләнүчеләр һәм инвалид-коляскалылар арасында уңай фикер һәм ачык эмоцияләр уятты. Ике атның - Поло-Паола һәм Цыганканың - булуы интернат-йорты тәрбияләнүчеләренә шатлыклы кичерешләр бүләк итте: оялчан кагылышлардан алып балалар шатлыгына тиң ихлас бәхеткә кадәр.
Ел дәвамында шундый берничә очрашу планлаштырылган. Киләсендә инде интернат тәрбияләнүчеләре «Кентавр» ат спорты мәктәбенә барачаклар.