Татарстанда хезмәтне саклау белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Быел аның темасы – уңайлы психосоциаль эш мохите. Бу турыда имин хезмәт эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган брифингта Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Ведомство башлыгы сүзләренә караганда, республикада хезмәт шартларын яхшырту һәм хезмәткәрләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча чаралар гамәлгә ашырыла. Шул рәвешле, берничә районда «Сезнең сораулар, киңәшләр, тәкъдимнәр – безнең җаваплар, гамәлләр» акциясе үткәрелә: хезмәткәрләр аноним рәвештә эш шартларын яхшырту буенча идеяләр тәкъдим итә, ә җитәкчелек аларның иң яхшыларын тормышка ашыра. Актаныш һәм Бөгелмә районнарында шулай ук хезмәтне саклау буенча ышаныч телефоны эшли, ә күп кенә башка муниципалитетларда «Балалар күзе белән иминлек» рәсемнәр конкурсы үткәрелә, ул үсеп килүче буынга имин эш процессларының кыйммәтен аңларга ярдәм итә.

«Хезмәтне саклау нормаларын үтәүгә контроль көчәйтелде: 2026 елның 1 кварталында предприятиеләрдә 82 тикшерү уздырылды, җитешсезлекләрне бетерү турында 156 күрсәтмә бирелде һәм 4 544 гаепле кеше штрафка тартылды. Моннан тыш, хезмәтне саклау өлкәсендәге бозулар фактлары буенча 51 җинаять эше кузгатылды», – диде Эльмира Зарипова.

Ул уңай нәтиҗәләр башка юнәлешләрдә дә күренүен билгеләп үтте. Мәсәлән, 2025 ел эчендә тоткарланган хезмәт хакын 370,1 миллион сум күләмендә түләү мөмкинлеге туган, ә 2026 елның 1 кварталында – тагын 14,2 миллион сум. Хезмәт мөнәсәбәтләрен легальләштерү буенча эш дәвам итә: 2026 елның 31 мартына элегрәк рәсмиләштерелмичә эшләгән хезмәткәрләр белән 4 068 хезмәт килешүе төзелгән, бу исә еллык планның 26,6% тәшкил итә. 2 кварталда Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Яр Чаллы шәһәрендә һәм республиканың берничә районында яңа мәгърифәтчелек семинарлары үткәрергә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International