«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында «Салават күпере» халыкка социаль социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре күркәм традицияне дәвам итәләр – юбилярларны туган көннәре белән котлыйлар.
Бу атнада, 14 октябрьдә, Лидия Васильевна Антонова үзенең юбилеен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.
Лидия Васильевна Бөек Ватан сугышы ветераны һәм хезмәт ветераны. Гомере буе ул Петровка авыл мәктәбендә химия һәм биология укытучысы булып эшли. 2017 елның сентябреннән аңа өйдә социаль хезмәтләр күрсәтелә. Кирәкле ярдәмне социаль хезмәткәр Нина Маликова күрсәтә.
Юбилярны туган көне белән котларга аның туганнары, социаль хезмәткәр, Петровка авыл мәктәбе укучылары, шулай ук Петровка авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Ибраһимов килгән иде. Юбилярга В. В. Путин исеменнән котлау хаты һәм Бөгелмә шәһәре башлыгы Л. Р. Закиров исеменнән бүләк тапшырдылар.