Югары Ослан интернат-йортының аш-су мәктәбендә дәресләр дәвам итә

2020 елның 16 октябре, җомга

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләренең төп бурычларының берсе – социаль хезмәт алучыларның яшәешен функциональ нормальләштерү, бу аларның физик һәм интеллектуаль ресурсларын уңай файдалануы. Аш-су мәктәбе кысаларында узган бүгенге дәрес нәкъ менә шул максаттан үткәрелде, биредә катнашучылар үзләренең аш-су әзерләүдә осталыкларын һәм күнекмәләрен мөстәкыйль кулланалар.

Катнашучыларга интернат-йортның йорт яны участогында үстерелгән яшелчәләрдән винегрет әзерләргә тәкъдим ителде. Барысы да биремне уңышлы үтәделәр. Дегустациядән соң пешекчеләр барлык яшәүчеләрне дә салат белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International