Алабуга интернат-йорты карамагындагылар «Туган як» акциясе кысаларында бүләкләр алдылар

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр декадасы һәм «Туган як» республика акциясе кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында берничә чара узды.

Мәсәлән, Юрий Сергеевич Бабкин янына кунакка Әгерҗе районы делегациясе килеп китте: башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Римма Гыйльметдинова, социаль яклау бүлеге белгече Йолдыз Бәйрәмова, шулай ук «Әгерҗе хәбәрләре» район газетасы хәбәрчесе Миләүшә Ягъфәрова. Алар якташларын бәйрәм белән котладылар һәм аңа бүләк тапшырдылар.

Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан Данис Варис улы Вафин һәм Валентина Васильевна Глонинаны өлкәннәр көне уңаеннан Кама Тамагы районы Келәнче авыл җирлеге башлыгы Дамир Кадыйров котлады. Әңгәмә барышында ул үз якташларының тормышы турында белде, авылдагы яңалыклар турында сөйләде, бүләкләр тапшырды.

Интернат-йортта компьютер классы булдырылган, шуңа күрә кайбер яшәүчеләр үзләренең туганнары һәм танышлары белән видеоконференция режимында аралаша алдылар. Шулай ук учреждение хезмәткәрләре үз карамагындагыларга электрон почта аша хатлар язарга булыштылар.

Интернат-йортта яшәүче тагын бер кеше, Николай Иванович Симонов, туган якларында – Мамадыш районының Рус Кирмәне авылында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International