Алабуга районара тикшерү бүлеге хезмәткәрләре Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрне котларга килде. Татлы бүләкләрне Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, «Алтын яшь» отряды активистлары алды. Шулай ук деменциядән җәфа чигүче өлкәннәр өчен дә чәй табыны оештырылды.
.jpg)
Өлкәннәр декадасы кысаларында интернат-йорт карамагындагыларны 1нче гимназия волонтерлары да хөрмәтләделәр. Менә инде берничә ел дәвамында 1 октябрьгә балалар өлкәннәргә бүләкләр: оекбашлар, яулыклар, тәм-томнар, чәй һ.б. алып килә.
Шулай ук өлкәннәрне 2нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары да котлады. Алар төрле техникаларда матур открыткалар ясадылар һәм «Көзге вакыт» дигән иҗади эшләр күргәзмәсе оештырдылар.
.jpg)