Алабуга интернат-йорты иҗади онлайн-дәрескә кушылды

2020 елның 9 октябре, җомга

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Үз исемебезне ясыйбыз» дигән арт-терапия буенча онлайн-дәрестә катнаштылар. Чараны «Старость в радость» Хәйрия фонды оештырды.

Өлкән яшьтәге кешеләргә рәсем ясау, коллажлау, әвәләп ясау, хикәя, әкиятләр һ.б. арт-терапия юнәлешләренең күптөрлелеге, иҗат белән терапиянең төп үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Аннары конференция спикеры катнашучыларга, буяулар, төсле карандашлар яки фломастерлар кулланып, үз исемнәрен ясарга тәкъдим итте. Фикер алышу барышында һәр катнашучы аның исеменә нинди төс туры килгәнен аңлатты, шушы төснең нинди ассоциацияләр тудырганын әйтеп бирде, ә аннары өлкән яшьтәге кешеләргә төрле төсләрнең мәгънәләре турында сөйләделәр.

Укучыларга дәрес бик ошады, алар бик күп яңа, кызыклы нәрсәләр белделәр, алга таба да мондый мастер-классларда катнашырга теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International