Тәрбиягә алган гаиләдә яшәүче әбине Өлкәннәр көне белән котладылар

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тәрбиягә алган гаиләдә яшәүче Шәмсеруй Низаметдин кызы Низаметдинова янына барып кайттылар.

Өлкән кешене бәйрәм белән котладылар, аның хәле турында белделәр. «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты ярдәмендә Шәмсеруй Низаметдин кызы яңа гаилә, йортлы булды һәм хәзер көн саен гаилә җылысы, якыннарының кайгыртуын һәм ярдәмен тоеп яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International