«Өмет» үзәге белгечләре гражданнарга илкүләм проектны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәләр

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре мәшгульлеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән мәгълүмати-аңлату эшләре алып баралар.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре мәшгульлек үзәге базасында социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен рәсмиләштерү, һөнәри белем алу һәм өстәмә һөнәри белем алу мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр бирәләр.

Комплекслы үзәк белгечләре шулай ук дүрт балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләләргә беренче чиратта кирәк-яраклар, кием-салым, аяк киеме, мәктәп формасы һәм мәктәп кирәк-яраклары сатып алуга булган агымдагы ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен социаль контракт нигезендә социаль ярдәм чараларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультация бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International