Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә декоратив-гамәли иҗат буенча дәрес узды. Аны комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова үткәрде.
Чарада катнашучыларга гофрлы кәгазьдән төрле төр яфраклар ясау ысулын күрсәттеләр. Аннан соң, үз куллары белән ясалган эшләнмәләрдән социаль хезмәт алучылар көзге композицияләр төзеделәр. Алар белән учреждениенең актлар залын бизәделәр, шул рәвешле бәйрәм атмосферасы тудырдылар.
Иҗади дәрестә җиде кеше катнашты.