«Асылташ» приюты педагоглары спорт турнирында катнаштылар

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Узган шимбәдә Яр Чаллыда арбалеттан ату буенча шәһәр спорт турниры узды. Ярышлар эшче яшьләр арасында XVIII Спартакиада кысаларында узды. Әлеге чарада «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют педагоглары да катнашты.

Җыелучылар алдында сәламләү сүзе белән Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча идарәсе җитәкчесе Айзат Мәхмүтов чыгыш ясады. Ул катнашучыларга яхшы кәеф һәм ярышларда җиңүләр теләде.

Турнирда шәһәрнең алдынгы предприятиеләре һәм оешмалары командалары ярышты. Тәҗрибәле остазлар аларны арбалет төзелеше, аның үзенчәлекләре белән таныштырдылар, мишеньга ничек дөрес итеп атырга кирәклеген күрсәттеләр.

Ярышның спорт рухы, яхшы һава торышы һәм күтәренке кәеф бу шимбә көнен онытылмаслык итте һәм чарада катнашучыларның барысына да күңел күтәренкелеге бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International