«Асылташ» приютында Бөтендөнья туризм көнен билгеләп үттеләр

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

27 сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Бөтендөнья туризм көнен билгеләп үттеләр. Бу – 1979 елда Бөтендөнья туризм оешмасы Генераль ассамблеясы тарафыннан кертелгән халыкара бәйрәм.

Бәйрәм хөрмәтенә балалар «Сәяхәтләр дөньясы» дигән квест үткәрделәр, аның барышында табигый шартларда тормыш нигезләре, походта кирәкле әйберләрнең билгеләнеше белән таныштылар. Дәрес төрле походлар турында викторина белән башланып китте. Яшь сәяхәтчеләр урманга, сулыкларга, тауларга һәм хәтта Төньяк полюска походлар булганын һәм теләсә кайсы походның җентекләп әзерләнүен белделәр.

Укучыларны поход идеясе белән кызыксындырырга күрсәтмә материал ярдәм итте. Тәрбияләнүчеләр табигатьтә үз-үзеңне куркынычсыз тоту буенча бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат белделәр, урманда яшәүчеләргә зыян китермәс өчен, анда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында хикәяләр тыңладылар. Ахырда балалар җир шарының иң кызыклы урыннарны карап, туристик маршрутның коллаж-картасын төзеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International