Татарстан халкына 47 меңгә якын вакансия тәкъдим итәләр

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

2020 елның 30 сентябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 77 486 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 285 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,82 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 46 831 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 340 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,65 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 1 141 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 103 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International