Татарстанда «ЛУКОЙЛ» ГАҖнең XI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына йомгак ясадылар

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

29 сентябрьдә «Татар-информ» МА мәйданчыгында Татарстан Республикасында «ЛУКОЙЛ» ГАҖнең XI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына йомгак ясауга багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Эльмира Зарипова һәм «ТатРИТЭКнефть» ТҖП директоры Николай Нефедов катнашты.

«РИТЭК» ҖЧҖ һәм «ЛУКОЙЛ» хәйрия фонды тарафыннан үткәрелә торган социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы актуаль социаль проблемаларны хәл итүдә коммерцияле булмаган оешмаларның инициативаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Татарстанда конкурс 2010 елдан бирле республика президенты Р. Н. Миңнеханов һәм ТР Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.

Татарстан Республикасында «ЛУКОЙЛ» ГАҖнең ХІ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы 2020 елның 24 мартында старт алды һәм дүрт номинация буенча узды:

- «Экология»,

- «Рухият һәм мәдәният»,

- «Спорт»,

- «Бөек Батырлык» (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә махсус номинация).

Эльмира Зарипова сөйләгәнчә, 10 ел эчендә конкурста республиканың барлык районнары да катнашты. Иң актив катнашучылар – Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре, шулай ук Аксубай, Менделеевск һәм Яңа Чишмә районнары.

Шулай ук министр вазыйфаларын башкаручы конкурста җиңүче Татарстанда иң яхшы проектлар мисалларын китерде.

Фото чыганагы: «Татар-информ» МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International