«Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләр белән эшләүнең инновацион формасы кертелде

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучыларның уңайлы яшәве, социаль-тернәкләндерү чараларының киң спектрын гамәлгә ашыру, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга, аларның социаль активлыгын һәм озын гомерлелеген күтәрүгә, физик һәм психологик сәламәтлеген саклауга, социаль изоляцияне җиңүгә юнәлдерелгән инновацион социаль технологияләрне гамәлгә кертү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Агымдагы елның өченче кварталында учреждениенең социаль педагогы Ольга Русяева «Леготерапия» дигән коррекция-үсеш һәм психологик-педагогик программа сынап карады.

Программаның максаты – социаль хезмәт алучыларның, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең коррекцияләрендә, үсешендә һәм адаптациясендә тотрыклы уңай нәтиҗәләргә ирешү.

Программаны тормышка ашыру өч этапны күз алдында тота: диагностика, коррекция-үсеш, гомумиләштерү этабы. Беренче этапта программада катнашучыларның индивидуаль үзенчәлекләренә, конструктив-уен эшчәнлеге процессында төркемдәге төрле мөнәсәбәтләргә диагностика ясала. Икенче этап конструктор белән танышуны күздә тота, уенга өйрәтү уза. Өченче этапта узган материал кабатлана, йомгаклау диагностикасы үткәрелә һәм әлеге эшчәнлек юнәлеше буенча алга таба үсеш перспективасы билгеләнә.

Педагог күзәтүләре буенча, дәресләр барышында социаль хезмәт алучы һәр кешенең коммуникатив активлыгы арта, парда, төркемдә эшли белүе формалаша, иҗади сәләтләрне үстерү бара, укытуга мотивация арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International