Узган атнада Әлмәт районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү өчен җаваплы булганнар Кәләй авылында булып кайттылар.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Караучы» хезмәтен күрсәтүнең сыйфатын һәм өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтүче тәрбиячеләрнең эш графигын үтәүне тикшерделәр.
Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, барлык караучылар да эш графигын үтиләр, ә социаль хезмәтләрне кулланучылар хезмәт күрсәтүнең сыйфатыннан канәгать.