Халыкара өлкәннәр көне кысаларында 2 октябрьдә Юстиция министрлыгы түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара оештыра. Ул 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр онлайн-режимда Zoom платформасында узачак.
Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР буенча Суд приставлары федераль хезмәте Идарәсе, ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге һәм ТР Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.
Белешмәләр өчен кайнар линия телефоны: (843) 222-60-60.