Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, Авиатөзелеш районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә, «Яхшылык эшлә» дип исемләнгән төркемле дәрес узды. Анда социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар катнашты.
Чара балаларда игелеклелек, яхшы һәм игелекле гамәлләр турында күзаллауны формалаштыруга, һәр кеше тормышында игелекнең роле турында белемнәрне киңәйтүгә юнәлдерелгән иде. Балалар «игелеклелек», «бер-береңне хөрмәт итү» төшенчәләрен ничек аңлавы белән уртаклаштылар, кылган изге эшләре турында уйландылар.
Шулай ук балигъ булмаган балалар иҗади биремнәр үтәүдә актив катнаштылар, яхшылык турында мәкальләр һәм әйтемнәр, кроссворд чиштеләр, ике бүре турында риваять белән таныштылар.