«Экстремизмга – юк!» республика айлыгы кысаларында Казанның Вахитов районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы төркемле дәрес уздырды. «Бөтен дөньяда тынычлык!» чарасында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар катнашты.
Яшьләр арасында экстремистлык агымнарын кисәтү һәм толерантлык тәрбияләү максатыннан үткәрелгән дәрес барышында балалар «терроризм» төшенчәсе һәм теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, «Экстремизмга – юк!» дигән презентация һәм террорчылык актлары һәм аларның нәтиҗәләре турында кыска видео карадылар.
Дәреснең иҗади өлешендә балалар Беслан корбаннары истәлегенә кәгазьдән «Тынычлык күгәрчене» дигән эшләнмәләр ясады.