Бөтендөнья үз-үзенә кул салу очракларын булдырмау көне һәм балигъ булмаганнар арасында суицидаль үз-үзеңне тотуны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында Казанның Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Балаларның киләчәге безнең кулларда!» дигән урам акциясе уздырды.
Чараның максаты – үз-үзеңә кул салуга юл куймау мөмкинлеге турында казанлыларның хәбәрдарлыгын арттыру, балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен бердәм гомумроссия ышаныч телефоны булу, Казан шәһәренең психологик-педагогик ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында халыкка хәбәр итү.
Акция барышында өлкәннәргә һәм балигъ булмаганнарга балалар ышаныч телефоны эше турында белешмәләр, балалар һәм яшьләргә социаль һәм психологик-педагогик хезмәт күрсәтү үзәкләренең контакт телефоннары күрсәтелгән буклетлар тапшырылды.
Ата-аналар бүлек психологлары тарафыннан махсус әзерләнгән буклетлар алдылар.