Казанның Идел буе районы балалары интерактив дәрестә катнашты

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Казан шәһәренең Идел буе районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм Казан дәүләт медицина университетының «Мәгълүмати гигиена» проекты волонтерлары интерактив төркемле дәрес үткәрделәр.

Чараның максаты балигъ булмаганнарның сәламәт яшәү рәвешенә мотивациясен формалаштыру иде. Дәрес барышында яшүсмерләр белән үз сәламәтлегеңә сакчыл караш кирәклеге, физик культураның кеше сәламәтлегенә йогынтысы, шәхси гигиена һәм сәламәт туклану кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрелде. Шулай ук балигъ булмаган балалар «Команда Познавалова» сериалының «Опасное погружение» дигән мультфильмын карадылар һәм фикер алыштылар.

Дәрес балигъ булмаганнарның сәламәт яшәү рәвешенә карата кыйммәтле мөнәсәбәтен формалаштыруга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International