«Өмет яры» үзәге балалар өчен интеллектуаль уен оештырды

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

«Могҗизалар кыры» телевизион уены һәркемгә таныш. Ул экраннарга төрле яшьтәге миллионлаган тамашачыны җәлеп итә. Менделеевскиның «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, «Мультимания» программасы кысаларында, танылган капитал-шоу форматында интеллектуаль уен уздырдылар.

Чара башында социаль эш буенча белгеч Мария Шкляева катнашучыларны уен шартлары белән таныштырды. Барлык сораулар да сәламәт яшәү рәвеше темасына иде, ә уен үзе өч турдан торды: «Неболейка», «Зарарлы гадәтләр», «Ашыгыч ярдәм». Уенчылар төрле кызыклы биремнәр үтәделәр, шул арада нинди эш белән мавыгулары, яраткан спорт төрләре турында сөйләделәр. Шулай ук уен барышында балалар үзләренең талантларын күрсәттеләр, яшь артистлар җырлар башкардылар. Барысы да чын телевизион тамашадагы кебек иде диярлек: сайлап алу туры, «Приз» секторы, музыкаль паузалар.

Чара ахырында балалар призлар һәм интеллектуаль уенда катнашучы сертификатлары алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International