ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге тарафыннан планлаштырылган укыту чаралары дәвам итә. Алар 2019-2021 елларда Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча сынау проектын гамәлгә кертү кысаларында тормышка ашырыла.
1 июньнән 18 сентябрьгә кадәр «Сиделка (карау буенча ярдәмче)» программасы буенча 10 стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе персоналы һөнәри укыту узды. Укуларның максаты – тыңлаучыларда чит кеше каравына мохтаҗ булган затларга социаль хезмәтләр күрсәтү өчен гомуми һәм профессиональ компетенцияләр формалаштыру.
Дәресләр барышында көндәлек эшчәнлекне тормышка ашырганда өлкәннәрне һәм инвалидларны гомуми карау һәм ярдәм итү төшенчәләре һәм принциплары каралды, ял итүнең төрле төрләрен оештыру һәм чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ булган зат өчен мөһим булган хезмәт эшчәнлегенә булышлык итү мөмкинлекләре ачыкланды.
Яшел Үзән, Арча, Алабуга һәм Түбән Кама муниципаль районнарында психоневрологик интернатлар базасында оештырылган уку мәйданчыкларында программа тыңлаучылары азык кабул итүне оештыру һәм чит кеше каравына мохтаҗ булган затларны ашатуда ярдәм күрсәтү, техник, махсус һәм кул астындагы чаралардан файдаланып, куркынычсыз хәрәкәт итү һәм мобильлеге чикләнгән затларны урыннан урынга күчерү, көндәлек гигиена процедураларын үткәрүдә ярдәм күрсәтү буенча гамәли күнекмәләр эшләнде.
Һөнәри белем бирү нәтиҗәләре буенча программаны уңышлы үзләштергән һәм йомгаклау аттестациясен үткән 81 тыңлаучы хезмәткәр вазыйфасын бирү турында таныклык алды.
