Тынычлык көнендә «Шәфкать» үзәге белгечләре балалар белән бергә акция уздырдылар

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

21 сентябрьдә Халыкара тынычлык көне билгеләп үтелә. Бөтен кешелек өчен мөһим булган бу көнне Баулы районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Күгәрчен – җирдә тынычлык һәм бәхет символы» дигән акция оештырды.

Учреждение белгечләре сүзләренә караганда, мондый бәйрәмнәрне балалар белән бергә үткәрергә кирәк, чөнки шулай алар тынычлыкны сакларга һәм тирә-юньдәгеләрне хөрмәт итәргә өйрәнәләр. Нәкъ менә шуңа күрә акциядә балигъ булмаган балалар да катнашты. Балалар кәгазьдән ак күгәрченнәр ясадылар һәм аларны 1 нче социаль участокта өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International