Татарстанлылар «Күңелләре белән яшь» Бөтенроссия грант конкурсында җиңүчеләр арасында

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

«Күңелләре белән яшь» Бөтенроссия грант конкурсының җиңүчеләре игълан ителде. Алар арасында Татарстан Республикасы вәкилләре дә бар.

Шулай итеп, «Социаль проектлар» юнәлешендә җиңүче дип түбәндәгеләр табылды:

«Бик Сабр» проекты белән Биктимирова Наилә Рөстәм кызы, Казан шәһәре;

«Үзе генә түгел» проекты белән Халитова Хрия Усман кызы, Казан шәһәре;

«Йөрәк бүләге» проекты белән Мохото Алена Геннадьевна, Яр Чаллы шәһәре.

«Волонтерлык үзәкләре» юнәлешендә җиңүчеләр арасында – «Социаль юнәлешле коммерцияле оешмаларга ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге» АКБО, Сафина Зөлфия Нурмөхәммәт кызы.

Финанс ярдәменнән тыш, җиңүче проектлар конкурсны оештыручылардан – Волонтерлык үзәкләре ассоциациясеннән һәм «Буыннар хәтере» хәйрия фондыннан административ, мәгълүмати һәм методик ярдәм алачак.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы барлык җиңүчеләрне дә котлый һәм проектларны уңышлы тормышка ашыруларын тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International