ТР хезмәт министрының җәмәгать ярдәмчесе Идел буе кечкенә кешеләре съезды үткәрде

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Казанда ахондроплазиядән җәфа чигүче Идел буе төбәгендә яшәүче кешеләрнең беренче съезды узды. Аны «Иман Нуры» мәчетенең хәйрия бүлеге җитәкчесе, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының җәмәгать ярдәмчесе, «Фәрештә Регина» буларак билгеле Регина Иванова үткәрде.

«15 кеше җыю планлаштырган идем, әмма ун кеше генә килде. Кызганычка каршы, биш кеше килмәде. Миңа калса, алар ояладыр, бу очрашуга әзер түгелләрдер. Кунаклар өчен «Иман Нуры» мәчете ярдәмендә бик зур программа оештырылган иде. Чит шәһәрләрдән килгән кешеләрнең яшәве өчен без түләдек, кешеләргә Казанга килергә генә кирәк иде. Үзеңне психологик яктан сынап карау һәм синең кебек кечкенә буйлы кеше белән очрашу бик авыр», – дип сөйләде чараны оештыручы «Татар-информ» МА.

Очрашуда Казан шәһәре, Кайбыч, Арча һәм Балтач районнары, шулай ук Киров һәм Самара өлкәләре, Ставрополь крае вәкилләре дә булды. Кунаклар арасында 7-10 яшьлек дүрт бала бар иде, аларны абый-апалары һәм әти-әниләре озата барды. Чарада катнашучы зурларның яше 30 дан 55 кә кадәр иде.

«Съезд бер көн дәвам итте. Без танышу өчен тренинг уздырдык, Казан буенча ике катлы автобуста йөрдек, аннары «Дөнья тирәли» күзәтү каруселеннән кошлар очышы биеклегеннән шәһәрне карадык. Көн ахырында боулингка бардык. Без барыбыз да бик дуслаштык», – дип кичерешләре белән уртаклашты Регина.

Регина Ивановага хәзер 31 яшь, аның буе – 1 метр 16 сантиметр. «Иман Нуры» мәчетендә ул хәйрия юнәлеше белән җитәкчелек итә: балалар өчен театрларга һәм циркка сәфәрләр, экскурсияләр оештыра, бәйрәмнәргә бүләкләр алып килә. Гадәти булмаган тышкы кыяфәте һәм оптимизмы өчен нәниләр Казанда яшәүче хатын-кызны «Фәрештә Регина» дип атыйлар. 2018 елда «Татарстанның энҗе бөртеге» конкурсында җиңгәннән соң ул парашют белән сикерә һәм конкурсның төп таҗын киеп, Горки-Әмәт урман паркында эскәмияләр буйый, Бөтенроссия өмәсенә чыга. Хатын-кыз фикеренчә, кечкенә кешеләр буйларыннан оялырга түгел, ә горурланырга тиеш.

«Кечкенә кешеләрнең киләсе съезды 2021 елның җәендә узачак. Арендага зур йорт алып, психолог чакырырга җыенам, ул безгә бер-беребезгә күнегергә ярдәм итәчәк. Съездда катнашучылар дөньяда алар кебек кешеләр барлыгын аңларга тиеш. Бу очрашу күңел ачу чарасы булмаячак. Ахондроплазияле кешеләр үзләренең үсешен нормаль кабул итсен өчен, психологик һөҗүм үткәрергә телим», – дип билгеләп үтте агентлыкның әңгәмәдәше.

Регина үзенең остазы, җитәкчесе һәм укытучысы Нияз хәзрәт Закировка чит шәһәрләрдән килгән кунакларның яшәү шартларын оештыруда ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде. Алар өчен Казанда хостел бүлмәләре броньланган иде. Шулай ук ул очрашуда катнашучыларга шәһәр буйлап хәрәкәт итәргә булышкан «Кайгырту» автоволонтерларына да рәхмәтле.

Фото чыганагы: Регина Иванованың шәхси архивы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International